Җырчы Иркә мәхәббәт, ярату турында «Ян» җырын тәкъдим итте. Яңа җырның сүзләрен һәм көен Хәмит Мәдкәримов язган.
«Электрон тавыш. Үз тавышыгыз яхшырак», – дип комментарий калдыручыга: «Яхшырак булгач әйбәт бит, димәк, сайлау мөмкинлеге бар, дигән сүз», – дип җавап биргән җырчы.
«Шигырь сөйләгән шикелле», – дип аптыраган икенче берәү.
Әмма җырны ошатучылар күбрәк, алар күпсанлы смайликлар калдырган.