Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә кызының «ераграк, баерак илләрдә» яшәвен тели

news_top_970_100

Иркәнең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә җырчының үзе һәм кызы Айсылу белән әңгәмә урнаштырылган. Видео концерт вакытында төшерелгән.

Кадр артында алып баручы Иркәнең кызыннан сорый: «Син кая югалып йөрдең?» «Имтиханнар бирдем», – ди Айсылу. «Кем булырга укыйсың?» – дигән сорауга ул халыкара туризм юнәлешендә укуын әйтә.

Шул вакытта әнисе Иркә әңгәмәгә кушылып: «Ераграк, баерак илләргә китеп, Раббым, шунда гомерләрен үткәрсен, бәхете булсын. Шуннан миңа путевка гына җибәреп ятсын», – дип әйтеп куя.

Кызы кулы белән акча санаган кебек тә ишарәли.

«Син, әниең кебек, шөгылеңне концертлар белән бәйләрсең дип уйлаган идем, чөнки синең яхшы килеп чыга, – ди алып баручы. – Чөнки башка берәү дә синең кебек яхшы итеп Иркә белән аралаша алмый», – дип тә өсти. «Ул бит мине ярата», – дип җавап бирә Айсылу.

Шуннан соң алып баручы Айсылуга бер сер ача: «Игезәкләрнең берсе Айдарның сиңа күзе төшкән». «Айдар миңа ошый, минем әнигә дә ошады ул. Әни әйтә, теге игезәк егетләрнең берсен ничек булса да кияү ясарга инде, диде», – дип сүзгә кушыла Иркә.

«Шуның белән безнең әниятебез ахырына якынлашты», – дип сүзен тәмамлый Иркә.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 10 март 2025
    Исемсез
    Марый жырчылары басты татар сәһнәсен.
  • 9 март 2025
    Исемсез
    Игезәк егетләрнең берсен кулга төшереп, аны ерак һәм бай чит илләргә алып китәргә тели дисең инде? Ай-һай, бу бер дә чынга ашар хыялга охшамаган. Берәр абыстай белән киңәшеп карасагыз, бу уй-гамәлегезне ул хуплар микән?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100