Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә иренә: «Мин сиңа сюрприз әзерләдем, «интимиссими» халатын киям»

news_top_970_100
Иркә иренә: «Мин сиңа сюрприз әзерләдем, «интимиссими» халатын киям»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Иркә социаль челтәрдәге битендә репетиция вакытында төшерелгән видео белән уртаклашкан. Иркәнең ире Артур махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайтты, алар мөмкин кадәр бергә булырга тырыша. Ул җырчы белән репетициягә дә килгән.

Видеода күренгәнчә, җырчы ире Артурдан сәхнәгә менеп, янында биеп торуын сорый.

«Артур, зинһар өчен, яныма менеп биеп кенә тор инде. Мин сиңа сюрприз әзерләдем. «Интимиссими» халатын киям. Кил әле монда, матурым», – ди видеода җырчы. Шул халатка алданып булса кирәк, ире сәхнәгә менә, бәхетле пар бергә бии.

«Юк, менмим», ди. Барыбер сәхнәгә менгерә алдым», – дип, шатлыгы белән дә бүлешкән җырчы.

Иркәнең «интимиссими» халатын киям» диюе видео караучыларның кәефен күтәргән. Комментарийда смайликларны мулдан калдырганнар.

«Күз тидерергә дә куркырсың», «Сез искиткеч», «Бәхетле булыгыз», – дип, алар өчен куанган тамашачы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 апрель 2023
    Исемсез
    бу фашист калдыгы ник хаман фронтта тугел ?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100