Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә ирен озатты: «Догаларыбызны укып, Артурны көтеп торачакбыз»

Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссариатында бүген ир-егетләрне җыелу пунктына озаттылар. Егетләр арасында үзе теләп килүчеләр дә, ЗАГСтан туры военкоматка килүче парлар да, чакыру кәгазен тотып килүчеләр дә бар иде. Җырчы Иркәнең ире дә биредә иде. «Интертат» мобилизацияләнгән егетләр белән аралашып кайтты.

news_top_970_100
Җырчы Иркә ирен озатты: «Догаларыбызны укып, Артурны көтеп торачакбыз»

«Хисләрен тыя алмаучылар күз яшьләренә буылган иде»

Көн саен егетләребезне, махсус операциягә дип, җыелу пунктына төяп озатулары турында ишетергә туры килә. Районнар, авыллардан тыш, шәһәрнең берничә военкоматыннан да һәркөнне солдат тулы автобуслар полигоннарга, Казан танк училищесына юл тота. Казанның хәрби комиссариатында бүген чираттагы тапкыр егетләрне җыелу пунктларына озаттылар. Алар бер ай буе Казан танк училищесында хәрби әзерлек үтәчәк.

Иртәнге җидедә үк военкоматка килдек. Урамда кыш булмаса да, көзнең дә бит үзәккә үтәрлек салкыны: бетмәс-төкәнмәс яңгыры, җиле, караңгы көне була. Шулар тәэсирендә туңып басып тормас өчен, военкомат бинасы эченә кердек. Ишекне ачуга кара хәрефләр белән язылган Татарстан Республикасы Конституциясенең 63нче маддәсе эленеп тора: «Татарстан Республикасында гражданнар федераль закон нигезендә хәрби хезмәт үтәргә тиеш».

Көтеп утыра торгач, берәм-берәм килә башладылар. Яннарында якын кешеләре: әниләре, әтиләре, хатыннары, балалары. Военкомат ишегеннән кемдер катырак тавыш белән: «Чәнчи, кисә торган предметлар, аракы алмаска», – диде.

Бер сәгатьтән соң военкомат ишегалды кешеләр белән тулган иде. Берара кешеләрнең йөзләренә карарга кыенсынып тордым. Чөнки бөтенесен дә кара кайгы баскан. Күңеле йомшарып, хисләрен тыя алмаучылар күз яшьләренә буылган иде.

Беләсезме, күңелне тырнаганы нәрсә? Билгесезлек. Адәм баласы билгесезлек алдында терәге-таянычы булмаган бала кебек кала икән. Кемдер куркуга сабыша, кемдер битараф, кемдер яхшы уйлар уйлап, эченнән догалар укып үзен тынычландыра.

Кайчан, ничек кайтып җитәрләр? Исән кайтырлармы? Никадәр озак булырлар? Билгесез. Бу сорауларга җавап тиз генә булмас, мөгаен…

Иркә: «Ул кайтам дип вәгъдә бирде»

Ирен озатырга дип Татарстанның атказанган артисты Иркә дә килгән иде. Бу минутта аны ничек тә булса юатасы, аңа җылы сүзләр әйтәсе килде. Кочаклап алгач, Иркә тынычланып калгандай булды кебек миңа. Аның янында ныклы терәге – ире Артур Шабакаев, кызы Айсылу һәм туганнары бар иде.

– Повестка ике көн элек килгән, бу турыда Артур бер көн узгач кына хәбәр итте, – дип башлады сүзен ул. – Аллаһы Тәгаләдән «бу хәл безнең белән булмасын иде» дип сораган идем. Балалар да бар бит әле. Балаларга әтисенең төгәл кая киткәнен әйтмәдек, Артур: «Армиядәге кешеләр тегендәрәк китәләр, ә алар урынына кешеләр кирәк. Булышырга кирәк», – дип, матур итеп аңлатты. Артур армиядә диңгез пехотасында хезмәт иткән. Балаларыбыз тынычланып калды.

«Әйләнеп кайтам», – дип вәгъдә бирде. «Кайтам», – дигәч, ышанып торабыз инде. Җиңел түгел. Туганнарыбыз да озатырга килде. Аларны кунак иттек, үзебезчә бәйрәм ясадык. Артур безгә борчылуын күрсәтмәде, аның да борчулары бардыр. Әмма без аны сизмәдек.

Артур белән 10 елдан артык бергә без. Тәмле әйберләр пешердем. Үземнең әни, Артурның әнисе дә килде. «Бәлки, китмәскә берәр җаен табарбыз?» – дигәч тә: «Ир-ат сүзе бер була, хатын, кысылма инде», – диде. Мин дәшмәскә булдым. Безгә көчне Аллаһы Тәгалә бирә. Артур үзе дә намаз укый. Ир кешенең тыныч, көчле булуы менә шундый вакытларда сынала.

Артур безгә борчылырга да, еларга да вакыт бирмәде. Һәрвакыт күңелне күтәрде. Моңсуланмадык. Белгән догаларымны укыйм, балаларыбыз да белгән догаларын укый, хәзрәт тә безне тынычландырды, аның белән дә сөйләштек. Иң үтә торган догалар – хатынныкы һәм балаларыныкы икән. Шуңа күрә без бөтенебез догаларыбызны укып, позитив нотада Артурны көтеп торачакбыз.

Җырчы булу – минем һөнәрем. Бүгенге көндә хөкүмәт биргән исемем дә бар. Әгәр минем яктан солдатларның рухын күтәрү өчен концертлар кирәк була икән, баш тартмыйм. Ничек тә булса егетләребезгә ярдәм итә алам икән, хәлемнән килгән барысын да эшләячәкмен, – дип сөйләде Иркә.

Артур Шабакаев: «Ничек җиңел китәсең, шулай ук җиңел әйләнеп кайтасың»

– Мин әзер идем, – диде Иркәнең ире Артур Шабакаев. – Сәламәтлегем дә нык. Бер ел диңгез пехотасында хезмәт иткән идем. Хәрби хезмәткә китү куркыныч түгел. Башым эшли. Ничек җиңел китәсең, шулай ук җиңел әйләнеп кайтасың. Иң мөһиме – артыгы белән геройланмаска, командирны тыңларга кирәк. Акыллы, зирәк командирлар булыр, дип өметләнәм. Аларның әмерен тыңларга, үтәргә кирәк.

Үзем белән медикаментлар, эчке кием, термокиемнәр, төймәле кесә телефоны алдым. Качып китүчеләр турында да ишетәбез. Армиядә хезмәт иткән, таза-сау булган егетләр кача, диләр. Алар өчен оят булып китә. Сәер күренеш, – диде Артур.

Фото: © Иркә ире Артурны озата

Иркәгә сабырлык, ире Артурның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калдык.

Туйларын үткәрә алмый калган Рамил белән Анна: «Ашыгыч рәвештә ЗАГСка барып язылыштык»

Шунда басып торган бер гаилә белән сөйләшеп киттек.

– 28 сентябрьдә чакыру кәгазе килде. Ә туй 1 октябрьдә булырга тиеш иде, – дип сөйли башлады тумышы белән Теләче районыннан Зиләрә апа Диндарова улы Рамил турында. – Туйны үткәрергә рөхсәт бирмәделәр. «Кичектермибез», – диделәр. Кичә безгә шалтыраттылар да, ашыгыч рәвештә улым Рамил белән киленем Аня ЗАГСта язылыштылар. Улыма октябрьдә 34 яшь тула. Бүген менә хәрби комиссариатка килдек.

Улыма консервлар, дарулар, төймәле кесә телефоны биреп җибәрдем. Бөтен кирәкле әйберләрне алдык. Үзе белән җылы киемнәр алды.

Туйга хәзерлек эшләре булды. Туйны ресторанда үткәрергә тиеш идек, бөтен туганнар, дуслар, якыннарыбыз чакырулы иде. Туй күлмәкләрен дә алган идек. Язылышканда Аня туй күлмәген киеп фотога төште. Район башлыгы килеп котлап китте. Улыбызны менә шулай озатырбыз дип башыма да килмәде, әзер түгел идек без. Озатырга хатыны Аня, аның әти-әнисе, олы апасы килде. Тагын бер улым бар, Аллам сакласын, чакыру кәгазе килер дип, куркып торам.

Бөтен тормышыбыз туктап калгандай булды. Бер көн белән яшибез, иртәгәсе көнгә план корып булмый. Әйбәт кенә кире әйләнеп кайтырлар, Алла бирсә. Барысы да яхшы булыр, дип өметләнәм», – диде Зиләрә ханым.

– Рамил военкоматка китә, дигәч, кәефем кырылды. Көтмәдем. Бу турыда хәбәр иткәндә, мин эштә идем. Ишетүгә, күздән яшьләр атылып чыкты. Рамил, һәрвакыттагыча, мине тынычландыра башлады. «Елама, бар да яхшы булыр», – диде. Чакыруны күчерерләр, туйны үткәрергә мөмкинлек бирерләр, дигән өмет бар иде. Әмма насыйп булмады.

Рамил кайткач, туйны үткәрәчәкбез, әлбәттә. «Туй булачак» дип, туганнарыбызга әйтеп чыктык. Бер-беребезне туганнан бирле беләбез, без Якутиядә туып үстек. Балдагымны кидем, Рамил балдагын өйдә калдырды», – дип сөйләде сөйгәне 28 яшьлек Аня.

«Бөтенебезнең балалары киткәнгә бөтен ил елый»

– Кичә кич белән җиденче яртыда әйттеләр, – диде Питрәч районы Татар Тау иле авылыннан килгән апалар. – Улымны озатабыз, үзенә 34 яшь. Ике баласы, хатыны бар. 1,5 ел армиядә хезмәт итеп кайткан иде инде. Төнлә белән кибетләргә чыгып, кирәк-ярак әйберләрне алдык. Әле ярый кибетләр төнге унга кадәр эшли. Кибет саен йөгереп, әйберләр алып йөрдек. Бүген комиссариатка килдек. Кемнең ир баласы бар – бөтенебез әзерләндек.

Кешегә әзерләнергә, туганнары белән саубуллашырга күбрәк вакыт бирелсен иде. Дөньялар тыныч булсын иде, исән-сау булып, безнең янга әйләнеп кайтсыннар иде. Авылларда һәр өйдән егетләрне алдылар, – ди апалар.

– Алдагы көндә генә олы апамның малаен озаттык, аның да ике баласы бар, – дип дәвам итте Татар тау иле авылы мәдәният йорты хезмәткәре Фәридә апа. – Бүген киявемне озатырга килдем, аларның ике балалары бар. Кияүгә күз яшебезне күрсәтергә тырышмыйбыз, ләкин бу – бик авыр хәл. Бөтенебезгә сабырлык телим. Озаткан кешеләргә дә сабырлык. Киткән кешеләребезне кызганам. Тиз генә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде.

Шушы хәл чыкканнан соң, авылыбызда хәзер кояш та чыкмый, карга да да очмый. Көн караңгы тора, гел яңгыр ява. Бөтенебезнең балалары киткәнгә Татарстан елый, бөтен ил елый. Инде Бөек Ватан сугышы беткәнгә 77 ел. Без рәхәттә яшәгәнбез, безгә шулкадәр рәхәт булган икән. Мондый хәлләрне күрербез дип уйламаган идек. Балалар, апалар, сеңелләр еламасын иде, – диде ул.

«Формалар, ботинкалар сатып алдык, чөнки бернәрсә дә бирмиләр, диләр»

– Энекәшне озатабыз, – диде шунда басып торган Югары Ослан районы Вахит авылыннан Илдар абый. – 35 яшь. Чакыру кәгазе өченче көн килде, бүген китә. Татарларны гына алалар икән, дип аптырамагыз, анда бөтенесен алалар. Формалар, ботинкалар сатып алдык, чөнки бернәрсә дә бирмиләр, диләр. Төрле кеше төрлечә әйтә. Ә кибетләр моннан файдалана гына: формаларның, киемнәрнең, кирәк-яракларның бәясен арттырып куялар.

Энемнең исән-сау әйләнеп кайтуын телим, үзенә дә бу хакта әйттем.

Малайлар ач яталар, дип ишеттем. Кичә егетләрне танк училищесына иртәнге җидедә алганнар, әле ашатмаганнар, ди. Әйтсәләр, халык ашарга илтеп бирер иде.

Безнең кияү үз теләге белән сентябрь башында махсус хәрби операциягә китте. Хәбәре юк. Хатыны военкоматка барып белгән, алар әле Казанда икән, «тегендә» китмәгәннәр әле. Хәбәрләшеп булмый, бер тапкыр гына шалтыратып: «Балалар нихәл?» – дип сораган. Аларның өч балалары бар, фатир алганнар иде, бераз акчасы булыр дип, шунда китте, – дигән фикерләре белән уртаклашты Илдар абый.

«Искәрмә булырга тиеш түгел, барлык кешене дә алырга кирәк»

Сергей военкоматка Денис исемле дусты белән килгән. Янында әти-әнисе, сөйгән кызы да басып тора иде.

– Кирәкле әйберләрне алдым. Дустымның бертуган энесе инде махсус операциядә катнаша, – диде ул һәм сөйгән кызын озаклап кочаклап басып торды.

– Армиядә хезмәт итсәм дә, чакыру кәгазе килмәде әле, – дип кушылды аның дусты. – Энем Осетиядә барган сугышта килешү төзеп катнашкан иде, хәзер икенче тапкыр китте. Безнең якларда – Тәтеш районында да шундый хәл күзәтелә: кемнеңдер «броне» бар, кемдер шулар урынына бара. «35 яшькә кадәр» дип әйтелгән икән, искәрмә булырга тиеш түгел, барлык кешене дә алырга кирәк. Авылымда яшь ир-атлар калмады диярлек бит инде. Коронавирус белән авыручылар да кимеде. Ә махсус операциядә, беләсезме, меңләгән кеше! Битлек тә, бернәрсә дә юк.

Халык дәшми. Халык үз сүзен әйтсә... Өстәмә җирләр безгә кирәк микән соң? – дип сөйләнде ул.

«Тыныч булыгыз, тынычлап йоклагыз. Калганнарга да әйтегез»

Хәрби комиссариатка үз теләкләре белән килүчеләр дә бар иде. Хәрби хезмәттә булмаса да, Эдик махсус операциягә армиягә ярдәм йөзеннән барырга теләвен әйтте:

– Ярдәм итәсем килә. Махсус операциядә таныш офицерларым бар, алар бүгенге көндә дә шунда. Хәзер без күбәү булачакбыз, җиңел булыр, дип уйлыйм. Кыш якынлаша, дип тормыйбыз, нишләп була? Кышны гына күргән бар ла. Борчылмагыз, барысы да яхшы булыр. Тыныч булыгыз, тынычлап йоклагыз. Калганнарга да әйтегез, – диде ул.

«Без бит аннары кире әйләнеп кайтачакбыз!»

Менә егетләрне озатыр вакыт та җитте. Аларны автобус көтеп тора иде. Автобуска утырыр алдыннан, военкомат хезмәткәрләре аларга игълан ясады:

– Хәзер сезне хәрби әзерлек ноктасында кабул итәчәкләр, кирәкле киемнәр бирәчәкләр. Кемнәрнең кредитлары, ипотекалары бар, бездән «махсус операциядә катнашырга чакырылган» дигән белешмә кәгазен аласыз. Кредитлар, ипотекалар түләүне туктатып тору хокукы бар.

Беркем беркемне ташлап калдырмаячак. Теләсә кайсы вакытта военкоматка килә аласыз, Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясе бар, кайнар элемтә эшләячәк. Барлык социаль сорауларны бергәләп хәл итәчәкбез, – диде ул.

Тынлык урнашканнан соң бер солдат:

– Без бит аннары кире әйләнеп кайтачакбыз, сорарбыз әле! – дип әйтте. «Әйткән сүз – аткан ук» дип, егетләребез тагын бер тапкыр якыннары белән кочаклашып, җылы сүзләр әйтеп, «хәерле сәгатьтә» дип саубуллаштылар. Егетләр юлга кузгалды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100