news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә ире турында яңалыклар әйтте

news_top
Җырчы Иркә ире турында яңалыклар әйтте
Фото: Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсендә ире Артур турындагы яңалыклар белән бүлеште. Аның ире махсус хәрби операциядән яраланып кайтты һәм үзе турында социаль челтәрдә сөйләмәүне сораган иде.

Менә Иркә язылучылары белән элемтәгә чыкты.

«Артурның да хәлләрен беләсегез киләдер инде. Аның да барысы да яхшы. Аллаһка шөкер!. Аз-маз спорт белән дә шөгыльләнә, үзенә электросамокат та алды, аның белән дә йөреп кайта. Төрле ярышларга да чакыра башладылар, анда да барып кайткалый. Бу сезонда Артур минем белән эшләячәк, бергә гастрольләргә йөриячәкбез. Җәй көне тавыш режиссерына укып алды. Үзебезнең аппаратурада утырачак. Концертларга килүчеләр аны да күрәчәк.

Аның турында сөйләшербез әле. 1 ел үтте инде. Мин, бу хакта сөйләшәсе килми, дип әйткән идем. Акрынлап, барысын да үзегез аңларсыз», – дип сөйләде җырчы.

«Без Санкт-Петербург шәһәрендә. Артурны бирегә госпитальгә кайтардылар. Без кичә төнлә очып, көне буе аның янәшәсендә булдык. Дөрестән дә яралану бар. Җиңел үк дип әйтеп булмый, җитди яра. Иң мөһиме: Артур исән-сау, сөйләшә. Ашады-эчте, аз гына шаярып та алды. Бик көчле рухлы кеше икәнен беләсез. Җиңел булмаган операциягә әзерләнәчәкбез», – дип хәбәр иткән иде Иркә узган елның җәендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар