news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә фермада: «Мин үзем сыер савучы кызы булгач ...»

news_top
Җырчы Иркә фермада: «Мин үзем сыер савучы кызы булгач ...»

Җырчы Иркә туган авылы Яңа Ибрайда эшмәкәр Ильяс Сөләйманов хуҗалыгында йөреп кайткан. Заманча фермага сәяхәтен ул социаль челтәрдә күрсәтте.

«Хәзер авылда сыер савучылар юк. Мин үзем сыер савучы кызы булгач, миңа бик кызык булды бу әйбер. Хәзер менә шундый аппаратлар бар икән, ике штук торалар алар», – дип таныштыра хуҗалык белән Иркә. 

Хуҗалык җитәкчесе Ильяс Сөләйманов сүзләренчә, сыер сава торган аппаратлар 25 миллионга, ә бөтен төзелеш 50 миллионга төшкән. Аның сүзләренчә, бу корылма 4-5 елдан соң гына үз бәясен аклаячак. 

Бу хуҗалыкта 140 сыер асрыйлар. Фермада бер сыер савучы да эшләми. «Монда каравылчылар да үзләре сорап кына эшкә килделәр. Эшлик инде, дип. Охранник та кирәкми», – дип таныштыра хуҗалык җитәкчесе, бар эшне дә роботлар эшләвенә ишарәләп. 

Видеода күрсәтүләренчә, малларның барысына да чиплар тагылган. Алар ярдәмендә сыерлар саву аппаратына үзләре чиратлап керә. Хайван турында бар мәгълүмат компьютерда тупланып бара. «Компьютерда буш вакытта үзем утырам», – дип таныштыра фермер заманча технологияләрне.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар