Җырчы Иркәнең ире Артур Украинадагы махсус хәрби операциядән ялга кайтты. Бу кыска ялларны алар бергә үткәрергә тырыша. Җырчы бүгенге көн фотолары белән социаль челтәрдә уртаклашкан.
Фотоларда күренгәнчә, Иркә белән ире шәһәр урамындагы урындыкта ашап утыра.
«Ул рестораннар яратмый. Аңа гадилек кирәк. Бу күренеш миңа бик якын. Без бүген кояш нурына төренеп, рәхәтләнеп, Казан үзәген урадык. Аңа минем бизәнмичә йөрүем ошый. Киң, салынып торган киемнәр киюемне яратмый», – дип язган җырчы ире турында.