Җырчы Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсендә абыйларын култыклап җырлаган видео куйган. Алар абыйсының кызы Айзилә туенда төшкән.
«Минем батырларым, яратканнарым, терәгем булган абыйларым», – дип язган җырчы.
Комментарийларда яшь парга бәхет теләгәннәр, «тере тавыш» дип, артистка сокланганнар, җырчының ире Артурның хәлен дә сораганнар.