news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илзидә Госманова: «Ике ипотека, бер кредит, тик һаман да җитеп бетми»

news_top
Җырчы Илзидә Госманова: «Ике ипотека, бер кредит, тик һаман да җитеп бетми»
социаль челтәрләр

Җырчы Илзидә Госманова мошенниклар корбаны була язган. Алай да алданмаган, тапкыр җаваплар биреп,  котылып калган. 

«Таныш булмаган номердан бер ир шалтырата. «Мин полициядән Игорь Әлләкемович, мошенниклык факты буенча», – ди. Кыскасы, минем исемгә кредит алырга маташканнар икән. Кемгә соңгы тапкыр паспорт мәгълүматларымны биргәнмен, ничә картам бар, аларда күпме акчам бар икәнлеген сораша бу. «Мин рульдә барам, хәзер 900гә шалтыратып, картаны «заблокирую», – дим. «Сез алай итеп мошенникларны куркытасыз, тикшерү процессына комачау итәчәксез», – дигәч, бу кешенең үзенең мошенник икәнлеген аңладым. 

«Минем ике ипотека, бер кредит, тик һаман җитеп бетми, тагын азрак биреп тормассызмы икән?» – дигәч, ык-мык итте дә трубканы куйды.

Соңгы вакытта андый кешеләр күбәйде, алданмагыз! Бурычка яки болай гына акча сораучы танышлар, белмәгән кешеләр дә шактый. Ир кешеләр бит әле алар – шунысы тагын да гаҗәпләндерә. Нинди заман китте, дип уйлап куясың. Монысы инде – башка тема», – дип язган җырчы социаль челтәрләрдә. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар