Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илзидә Госман стресс кичергән

news_top_970_100
Җырчы Илзидә Госман стресс кичергән
Фото социаль челтәрдән алынды

Җырчы Илзидә Госман күңелсез хәлгә юлыккан. Аның машинасын, кагыйдәләрне бозып туктау сәбәпле, штрафстоянкага алып киткәннәр. Җырчы машинасын штрафстоянкада табуына бик сөенгән, чөнки ул, машинамны урлаганнар, транспортсыз калдым, дип, бик борчылган булган.

Машинамны урлаганнар дип, мин монда бик стресслы ситуация кичердем бит әле. Магистратурада укып йөрүем турында беләсез. Сессиягә килдем. Инсититут каршында стоянка юк. Мшинамны, юлны аркылы чыгып, икенче стоянкада калдырган идем. Кереп бер пар укып чыксам – машинам юк. Шалтыратырга телефоным да юк.

Нишләргә дә белмим, як-ягыма каранам, тегендә чабам, монда чабам. Стоянка янында җәяүлеләр юлы бар, урын тапмагач, машинамны шунда терәтеп үк куйган идем. Алып киткәннәр булып чыкты. Әле бит башка беренче булып «машинамны урлаганнар» дигәннәр уй килә. Шунда бер ир кеше ярдәмгә килде, таксилар чакыртып, мине Гадел Кутуй урамындагы штрафстоянкага җибәрде.

Барсам, шунда басып тора. «Машинагызны саклыйбыз», – дип көләләр миннән. Машинамны күргәч сөендем инде. Аллаһка шөкер, урламаганнар, дим. Штрафны түләп, машинаны алып кайттым да, сөенеп утырам менә, – дип сөйләде үзе белән булган вакыйганы җырчы социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100