news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ильяс Шәяхмәтов хатынын Яңа елга бүләк – кыз бала алып кайтырга илтеп куйган

news_top
Җырчы Ильяс Шәяхмәтов хатынын Яңа елга бүләк – кыз бала алып кайтырга илтеп куйган
Ильяс Шәяхмәтовның социаль челтәрдәге битеннән

Җырчы, алып баручы Ильяс Шәяхмәтов социаль челтәрдәге сәхифәсенә хатынын бала тудыру йортына китергән видеосын куйган. Аннары ул кызы тууы турында хәбәр итә.

Соңрак бала тудыру йорты тәрәзәсеннән карап торган хатынын да күрсәтә һәм һәркемгә дә бу йортка килергә насыйп булуын тели.

Ильяс белән Эльвираның Мөслим исемле уллары үсеп килә. Хәзер, гаиләләрен түгәрәкләндереп, кыз балалы да булдылар. 

Яшь гаиләне виртуаль дуслары сабыйлары тууы белән котлаган һәм матур теләкләр юллаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар