«MINGAZOV» беренче татар кавер-төркеме солисты, җырчы Ильяс Минһаҗев өйләнә. Ул сөйгәне Рузиләгә тәкъдим ясаган. Әлеге шатлыклы вакыйга белән яшь пар социаль челтәрләрдә бүлеште.
Баштан видеода: «Без матур пар идек. Безнең турыда бик күпләр сөйләде. Без хәзер очрашмыйбыз...» – дигән язмалар күренә, шуннан соң Ильяс бер аягына тезләнеп тәкъдим ясый. Рузилә исә риза булып, балдакны кабул итә.
Социаль челтәрләрдән беленгәнчә, Рузилә – фотограф, видеолар төшерүче, шулай ук ул «MINGAZOV» төркеменең менеджеры булып эшли.
Яшьләргә бәхетле гомер телибез!