news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ильвира Хамматовадан «тутырылган ташкабак кәрзине» рецепты

news_top
Җырчы Ильвира Хамматовадан «тутырылган ташкабак кәрзине» рецепты
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ильвира Хамматова кайнанасы белән «тутырылган ташкабак кәрзине» әзерләгән. Ни өчен кәрзине, чөнки күп очракта ташкабакны боҗра итеп кисәләр.

Ташкабакның кабыгын чистартырга, аннары калынрак итеп кисәргә, эчен кашык белән алырга, әмма төбе ябык калырга тиеш. Ташкабакның эченә тоз ышкырга.

Эчлек өчен фаршка ташкабакның эченнән алган массаны турап салырга, шулай ук суган, дөге, тоз, борыч та өстәргә була. Тутырылган ташкабакның өстенә телемләп киселгән помидор куеп, уылган сыр да салырга була.

Духовкада 40 минут пешерергә.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар