Җырчы Ильвинаның Рамазан аенда яңа җыры чыкты: «Лә иләһә илләллаһү Мөхәммәдү рәсүлүллаһу»
Җырчы Ильвина тамашачыларына дини җырын тәкъдим итте. «Сүз көче» дигән яңа җыр музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
Җырның авторлары – Айгөл Вәлиуллина, Риваль Хисмәтуллин.
«Авырлыклар килә калса,
Күңел түрең уттай янса,
Шушы сүзләр көчле итәр,
Синең җаннан сагыш китәр.
Лә иләһә илләллаһү Мөхәммәдү рәсүлүллаһу...»