Җырчы Ильвинаның кызы туган көнен Роналд Макдоналд йортында үткәргән
Җырчы Ильвинаның кызы Раяна туган көнендә зур игелекле эш башкарган.
«Без Раянының туган көнен билгеләп үтәчәк мәйданчыкка килдек. Ул – Роналд Макдоналд йорты. Быел безнең гадәти булмаган туган көн булачак! Раяна быел туган көнендә үзе бүләкләр өләшә. Бу – бик игелекле эш. Без, әти-әнисе, кызыбызның фикерен хупладык. Бик горурланам балам һәм аңа бу зур игелекле эшне эшләп чыгарга ярдәм итәчәк дуслары белән!» – дип сөенечен уртаклашкан җырчы.
Раяна һәм аның дус кызлары Роналд Макдоналд йортында тәрбияләнүче балаларга бик күп бүләкләр, бәйрәм тамашасы әзерләгәннәр, мастер-класс оештырганнар. Раяна Роналд Макдоналд йортына 100 000 сумга сертификат бүләк иткән.