news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ильвинаның әнисе: «Артист кеше булсаң да, безне зурлап...»

news_top
Җырчы Ильвинаның әнисе: «Артист кеше булсаң да, безне зурлап...»
Фото: Ильвинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Ильвина ял көннәрен әти-әнисе янында, бакчада уздырган. Әнисе белән рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә чүп утаганнар, йорт тирәсендә «субботник» та ясап алганнар. Әнисе Ильвинага рәхмәт сүзләрен тезә генә.

«Рәхмәт, кызым. Безне шулай хөрмәт итеп, зурлап йөрисең инде син. Артист кеше булсаң да… Безнең кебек шурты- бурты киенеп. Аллаһның рәхмәте яусын. Бер балаң булгач, шулай инде ул. Малай булса, малай йөргән булыр иде. Кыз булгач, кыз йөри инде. Аллаһка шөкер, исән-сау гына бул», – ди ул аңа.

Алдагы сторисларында Ильвина әти-әнисен һәм алар яшәгән йортны күрсәтеп: «Алар – минем иң зур хәзинәм. Без һәрвакыт бергә, һәм бу – бәяләп бетергесез.

Бу йортны салырга булышканда миңа 18 яшь иде. Әти-әниемнең тормышын матурлату, аларны сөендерү – көн дә минем уемда һәм һәр эшләгән гамәлемдә.

Әллә нинди патша сарайлары булдыра алмасам да, тырыштым. Гади генә булуга карамастан, бу йорт җылылык һәм мәхәббәт хисе белән тулган», – дип яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар