Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ильвинага авыр хәбәр җиткергәннәр: «Мин моңа әзер түгел идем»

news_top_970_100
Җырчы Ильвинага авыр хәбәр җиткергәннәр: «Мин моңа әзер түгел идем»
Фотолар социаль челтәрдән алынды

Ильвинаның эте авырый башлаган. Җырчының яраткан эте Тедди ашаудан калган. 4 көн ашамаганнан соң, җырчы аны ветеринарга күрсәткән. Этне ветеринарлар алып калган, чөнки анализлары начар булган. Соңыннан начар хәбәр җиткерәләр.

Кичә иртәнге якта җырчы этен калдырып кайта да, кич кенә аның янына килергә тиеш була. Бу вакытта ул йорттагы хайваннарга карата үз карашы белән уртаклаша. Хайван уенчык түгел, ул – гаилә әгъзасы, дигән фикердә җырчы.

«Хайваннар бездә һәрвакыт булды: этләр, әрләннәр, песиләр. Өйгә берәр хайван алыйкмы икән, дип, миннән киңәш сораучыларга һәрвакыт яхшылап уйларга кирәклеген әйтәм. Балалар тели, дип кенә алырга кирәкми, бу – зур җаваплылык. Аларны яратырга кирәк, менә мин хәзер нык кайгырам аның өчен», – дип сөйли ул.

Аңа ветеринария клиникасыннан хәбәр килә, анда килүен сорыйлар. Клиникада Ильвина Теддины елый-елый кулларына ала. Эт тә хуҗасын сагынган, ялый, ярата. Ветеринарлар күңелсез хәбәр җиткергән. «Мин моңа әзер түгел идем», – дигән җырчы.

«Бөер авыруы, 4нче стадия. Авыртуны баса торган дарулар гына бирәләр. Төнгә дарулар бирәчәкләр. Табиб, бер вариант – күчереп утырту бар, ди. Тик бу да гарантия бирми», – дип язган җырчы.

Ул этен кочаклап елаганын видеога төшерүнең сәбәбен дә аңлата. «Мин камерага елый торган кеше түгел. Бу диагнозны белгәч, хатирә саклап каласым килде. Ул бик сабыр, мин аны бик яратып сайладым, мин аны бик озак эзләгән идем», – дип сөйли ул.

Җырчы бүген дә иртүк эте янына барган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100