news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ильвинадан камырга төрелгән слива рецепты

news_top
Җырчы Ильвинадан камырга төрелгән слива рецепты
Фото: © Владимир Васильев, "Татар-информ"

Хәзерге вакытта кибетләрдә җиләк-җимешнең төрлесе ел әйләнәсендә сатыла. Шуңа җаның теләгән вакытта сливадан татлы ризык пешерү – мөмкин хәл.

Җырчы Ильвина социаль челтәрдәге сәхифәсендә чәй янына камыр эчендә слива пешерергә өйрәткән. Бик матур һәм тәмле күренә.

Ингредиентлар: он, атланмай, йомырка, шикәр комы, слива.

Камыр өчен атланмай белән онны уып, валчыклы камыр ясарга, аннары тугланган йомырка, шикәр комы салырга һәм камыр басарга. Камырны җәяргә, слива сыярлык җәймәләр кисеп алырга. Һәр җәймәгә ярты сливаны төше булган ягын өскә каратып куярга, төш торган урынга атланмай һәм шикәр комы салырга, аннары камырга төрергә һәм слива формасы бирергә кирәк. Шулай ук камырдан яфраклар да ясап куярга була.

Духовкада әзер булганчы пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар