Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ильвинадан фин ухасы рецепты

news_top_970_100
Җырчы Ильвинадан фин ухасы рецепты
Фото: Ильвинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Ильвина социаль челтәрдәге сәхифәсендә фин ухасы рецепты белән бүлешкән.

Ингредиентлар: кызыл балык, суган, кишер, петрушка, түгәрәк борыч, тоз, бәрәңге, 10 процентлы сөт өсте (сливки).

Балык башы һәм сөякләреннән шулпа кайнатырга куярга. Яшелчәләрне пергамент кәгазьгә куеп, пешереп алырга. Аннары суга салырга, петрушка сабаклары салып кайнатып алырга. Аннары шулпаларны сөзәргә һәм бергә кушарга.

Шулпага кишер, суган, сельдерей, бәрәңге салырга. Бәрәңге пешкәч сөт өсте өстәргә һәм кайнатып чыгарырга. Пешмәгән балык филесын турап салырга һәм 3 минут тотарга. Соңыннан тоз, борыч, укроп салырга һәм сүндерергә.

Тәмле булсын!

Фотолар Ильвинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100