Җырчы Ильвинадан татлы ризык – чикләвек тутырылган шоколадлы хөрмә рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: хөрмә, миндаль (бадәм), кешью, әстерхан, фундук, шоколад.
Хөрмәнең тыгыз сортын сайлап алырга, юарга, кипшетергә, буйга ярып, төшен алырга кирәк. Аннары эченә төрле чикләвекләр тутырырга һәм бер башын «су мунча»сында эретелгән шоколадка тыгарга. Десертның шоколады катсын өчен, суыткычка куярга була.
Бик тәмле десерт килеп чыгачак.