Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ильвинадан алма галетасы рецепты

news_top_970_100
Җырчы Ильвинадан алма галетасы рецепты
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Ильвина социаль челтәрдәге сәхифәсендә алма галетасының рецепты белән уртаклаша.

Ингредиентлар: 4 алма, 1 йомырка, 150 грамм атланмай, 50 грамм шикәр комы, 50 грамм шикәр оны (сахарная пудра), 250 грамм он, 2 аш кашыгы су.

Май белән онны бергә уарга, йомырка, шикәр оны салып камырны басарга.

Алманы юарга, ваклап турарга, атланмайда, шикәр сибеп, 3-4 минут кыздырып алырга.

Аннары пирогның өстенә сибү өчен валчык ясарга. Шикәр комы, май, онны бер микъдарда (20 грамм) алырга, уарга.

Камырны җәяргә, эчлек салганда кырыйларын буш калдырырга, аннары аны эчлек өстенә капларга һәм ачык калган алма өстенә валчыкны сибәргә.

180 градуска кадәр кызган духовкада 20-25 минут пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: © Ильвинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фото: © Ильвинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100