news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ильвинадан 7 минутта әзерләнә торган иртәнге аш рецепты

news_top
Җырчы Ильвинадан 7 минутта әзерләнә торган иртәнге аш рецепты
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Ильвина социаль челтәрдәге сәхифәсендә 7 минутта иртәнге аш әзерләп бөтен гаиләне сыйлау турында сөйләде.

«Балачак күмәче» өчен телемләп туралган батонны туглаган йомыркага манып алырга һәм май салынган табада ике ягын да кыздырырга. Йомыркага тоз һәм борыч салырга мөмкин.

Авокадоны телемләп кисәргә, юка итеп киселгән балыкны матур итеп төрергә һәм кызган батон өстенә тезәргә, өстен яшеллек (шпинат, руккола һ.б.) белән бизәргә.

Иртәнге ашыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар