Җырчы Ильвина Яңа ел ялларында тик кенә ятмый: яңа җырлар яздыра башлаган. Яңа җырларының берсен ул композитор Зөфәр Хәйретдиновтан яздырткан. Дөрес, җыр 15 ел «өлгергән». Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итә.
– Яңа елны яңа җырны яздыру белән башладым. Ура, яллар бетеп килә! Зөфәр Хәйретдиновтан 15 ел җыр көттем! Һәм бу җыр минем өчен башкалардан иң авыры булып чыкты. Көн дә репетиция ясыйм, – дигән җырчы.