news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильвина, яраткан эте үлгәч, аның анасы янына приютка барган

news_top
Ильвина, яраткан эте үлгәч, аның анасы янына приютка барган
Фото: Ильвинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Ильвинаның яраткан эте Тедди үлде. Җырчы этенең җитди авыруы булуын һәм хушлашу көннәре якынайганын авыр кичерде.

Җырчы шушы көннәрдә Теддиның матур киемнәрен, йокы келәмен, ашамлыгын һәм эт үлеменнән соң «доставка» белән китерелгән ризыкларын (җырчы дүрт аяклы дусты яшәр дип өметләнеп заказ биргән булган) җыеп, этләр приютына илтеп бирде.

«Гүзәл янына килдем. Ул үз ишегалдында приют тота. 3 ел элек Теддины аннан алган идем. Аның биредә анасы Нона яши. Яратып тәрбияләгәне өчен Гүзәлгә рәхмәт. Гүзәл – зур йөрәкле кеше. Аңа ярдәм итәргә теләүчеләр булса, элемтәгә чыгу мөмкинлеген әйтермен», – дип язган җырчы приютта төшерелгән видеоларда.

Соңрак, ул үзенә яңа эт – Баффины алуын хәбәр итте.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 сентябрь 2024
    Исемсез
    Бу эт кыйссасын ничә көн язасыз инде. Моннан башка тема юкмы әллә?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар