news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ильвина: «Ун ел мәхәббәттә һәм аның кайгыртуында яшим»

news_top
Җырчы Ильвина: «Ун ел мәхәббәттә һәм аның кайгыртуында яшим»
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Ильвинаның сөйгәне Булат белән кавышуына 10 ел вакыт узып киткән. Әлеге истәлекле көндә артист яраткан кешесенә матур сүзләрен юллый.

«Ун ел мәхәббәттә һәм аның кайгыртуында яшим.

Бүген безнең мөнәсәбәтләребезгә 10 ел. Дөресен әйтим, мин бу датаны бары тик аның аркасында гына истә тотам. Миңа исә без гомер буе бергә булган шикелле.

Бу еллар эчендә төрлесе булды. Без үстек, ялгыштык, өйрәндек һәм яңадан бер-беребезне сайладык. Шартлар гына түгел, без үзебез дә үзгәрдек. Ләкин бер генә әйбер үзгәрешсез калды – аның миңа карата булган мәхәббәте, тыныч, тирән, олыларча мәхәббәте.

Синең янәшәңдә яратучы, көчле, зирәк, җаваплы, кайгыртучан ир-ат булганда, син башкача сулый, башкача балкый башлыйсың. Йомшаграк, матуррак буласы килә. Дәлиллисе түгел, ә ышанасы килә.

Бу 10 ел эчендә мин бер әйберне яхшы аңладым – хатын-кыз үзенә бирелгән бүләкләр һәм матур сүзләрдән түгел, ә янәшәсендә дөрес ир-ат булган халәттән чәчәк ата.

Мин рәхмәтле, безнең өчен, безнең уртак юлыбыз өчен, янәшәсендә мин булган өчен. Иң кызыклысы алда әле», – дип яза җырчы сторисларына.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 ноябрь 2025
    Исемсез
    Котлыйбыз, бик талантлы җырчы. Шикарная!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар