Җырчы Ильвина Төркиягә ялга Мәгъфүрә әби белән барган.
Бу яңалыкны белү белән, Ильвина белән элемтәгә чыктым.
«Нигә аны да алып барырга булдың?» – дигәч, ул: «Мин алып килмәдем аны. Ул үзе миңа ияреп килгән. Бер белмәгән нәрсәсе юк аның!» – дип шаярды җырчы.
Хәтерләсәгез, Ильвинаның әлеге образы бик күпләрне шаккатырган иде. Вакыт-вакыт ул әле дә «Мәгъфүрә әби» образына кереп, тамашачыларына яхшы кәеф бүләк итә.