
Җырчы Ильвина сөйгәне Булатның туган көненә искиткеч зур бүләк ясаган – аңа Мальдив утрауларына юллама бүләк иткән. Хәзерге вакытта пар могҗизаи утрауда ял итә.
«Булатка юллама бүләк итү хыялым бар иде. Ул үзе дә гел: «Кайчан мине Мальдивка алып барасың инде?» – дип көлә иде. Бу – ниндидер чынга ашмаслык хыял, балачак әкияте булып тоела иде миңа. Мин күп эшләдем, әмма бөтен акчаларым да бизнеска һәм иҗатка китеп барды. Мальдив турындагы хыялларымны читкә куеп торырга туры килде.
Яңа эш башлагач, мин үзем өчен яңа офыклар ачтым һәм үземнең ике зур хыялымны тормышка ашырдым. Бу көн килеп җитте. Туган көнендә мин Булатка Мальдивка юллама бүләк иттем. Ул үз күзләренә ышана алмады.
Бу фотода без бизнес-класс белән утрауга очабыз. Хәзер, бу әкияти утрауда вакытта, мин аның үзем белән ничек горурлануын һәм бәхетле булуын күрәм.
Бу мизгелләр – сәяхәт кенә түгел. Бу – икәүләп төзегән хыялларның чынга ашуы», – ди Ильвина.
Ильвина белән Булат инде бик күптәннән бергә. Әмма аларны никах җепләре бәйләми. «Интертат»ка әңгәмәдә артист: «Мин үземнең тормышымнан канәгать, сүз дә юк. Әмма һәр хатын-кызның кияүгә чыгып, тулы гаилә булып яшисе килә торгандыр ул. Бүгенге көндә миңа андый тәкъдим булганы юк, көтәбез (көлә). Әлегә ничек бар – шулай яшибез», – дип сөйләгән иде.