news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильвина, иренең аена күпме акча бирүен әйтеп, шаккатырган

news_top
Ильвина, иренең аена күпме акча бирүен әйтеп, шаккатырган
социаль челтәрләр

«ТМТВ» телеканалындагы «10 сорау» тапшыруына килгәч, Ильвина алып баручы Әбри Хәбриевны шок халәтендә калдырган.

Чөнки: «Ә сиңа күпме акча бирәләр соң? Чыгымнарыңа, үзеңә тотар өчен?» – дигән соравына Әбри Хәбриев көтелмәгән җавап алган.

«500дән алып...» – дигән аңа Ильвина.

«Айга?»

«Әйе, 500 меңнән алып», – дип кабатлаган ул.

«Ник хатын-кыз булып тумадым мин? Тапшыруны төгәллик тә кайтыйк, – дип, гаҗәпләнүен яшереп тормаган Әбри Хәбриев.

Ильвина әлеге тапшыруны төшерү процессында ук хейтерлары артачагын да, тискәре комментарийлар күп киләчәген дә фаразлаган иде. Ул бу хакта үзенең сторисларында сөйләде. Инде хәзер үк телеканалның социаль челтәрләренә куелган видео янында: «Нәрсәгә дип эшләп йөрим икән мин?», «Мужигы бик бай», – дигән комментарийлар бар.

Ә сезгә аена күпме акча бирәләр?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар