Җырчы Ильвина авылда дәү әтисенең күңелен күргән: җырлаган, биегән, өчпочмак пешергән
Җырчы Ильвина әнисе һәм кызы белән авылга дәү әтисе янына кайткан. Алар бабайны өчпочмак пешереп сыйлаган, җырлап-биеп кич утырганнар.
«Авылга тиз кайтабыз да тиз китәбез шул. Мин – әле дә дәү әтинең нәни кызы. Дәү әтинең күңелен күрү ни тора», – дип, җырчының балачагын үткәргән өйгә кайтуына үзенең дә күңеле булган.
Тиздән дәү әтисенең 85 яшьлек юбилее булуын да искәртә ул.