Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: Ирләр эшләргә тиешле бөтен эшне «нужа бабай» өйрәтте

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: Ирләр эшләргә тиешле бөтен эшне «нужа бабай» өйрәтте
"Татар-информ" архивы

Татар эстрадасының популяр җырчыларыннан берсе Илсөя Бәдретдинова ир-атларның сүзләренә, үзләренә аптыравы турында социаль челтәрдәге битендә язган.

«Сез, хатыннар, бозылдыгыз... Чалбар киясез. Машинада йөрисез! Акча эшлисез... Хатын-кызлыгыгыз да калмады», – диде миңа кичә берәү.

«Ә нишләргә? Яшисе килә бит. Машинасыз өлгереп булмый. Руль артында күлмәк киеп йөрергә уңайсыз. Тормыш шулайрак китереп куйды шул... Ирләр эшләргә тиешле бөтен эшне «нужа бабай» үзебезгә эшләргә өйрәтте», – дип аптыраган җырчы.

«Мин инде ике тапкыр сиңа «привет» дип яздым. Өйләнәсем килә иде... Син җавап та бирмәдең», – дип язган икенчесе.

«Сезнең «привет»ка, мин «риза» дип җавап язарга тиеш идемме?» – дип аптыраган Илсөя.

«Мин – башка республикадан. Казанны яратам. Сиңа күченеп килергә риза. Гастрольгә бергә-бергә йөрербез», – дип язган тагын бер кеше.

«Сүзем юк. Мужики… вы серьезно? Ирләр ир була белмәгәнгә, хатыннар «ир»гә әверелдеме? Хатыннар «ир»гә әверелгәнгә, ирләр хатынлаштымы?» – дип аптыраган җырчы.

«Привет» сүзенең мәгънәсен аңламыйча гомер үткән», – дип шаярткан җырчының виртуаль дусты.

Күпчелек Илсөя белән килешкән.

«Һәрбер сүзегез белән килешәм. Ирләргә ышаныч юк хәзер, шуңа дилбегәне үзебезнең кулга алырга туры килә»; 

«Юньле ир хатын-кызга йортка керми инде, хатын-кыз никадәр бай булса да»;

«Җайлы гына урнашасылары килгән бит боларның»;

«Нинди дөрес сүзләр!» – дип комментарийлар калдырган алар.

Шулай ук ирләрне яклап язучылар да бар:

«Әйе, мин риза Илсөя Бәдретдинова белән! Үзем ир-ат булсам да! Ләкин бар бит яхшы ирләр дә, нишләп алар турында язмыйсыз? Хатын-кызның да бар яхшысы, бар – начары»;

«Ярар инде, ирләрне шулкадәр хурламагыз. Барысы да андый түгел бит. Чын ирләр дә күп бит».

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100