news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илшат Вәлиев гаиләсе кайгы кичерә

news_top
Җырчы Илшат Вәлиев гаиләсе кайгы кичерә
"Татар-информ" архивы

Җырчы Илшат Вәлиев социаль челтәрләрдә дәү әтисенең вафат булуы хакында язган.

«Төнгә каршы кайгылы хәбәр алдык. Картәтиебез Вәлиев Исмәгыйль Мөдәрис улы, озак вакыт авырганнан соң, бакыйлыкка күчкән. Юлга чыгабыз туган якларга – Башкортстанга.

Барыбыз да Аллаһыга кайтачакбыз. Урыннары җәннәттә булсын.Тыныч йокла, картәти. Син безгә үрнәк булдың, барысы өчен дә зур рәхмәт», – дигән җырчы.

Вәлиевлар гаиләсенә кайгы өстенә кайгы килүен дә әйтеп үтәргә кирәк… Моннан бер атна элек кенә Илшатның тормышы иптәше Эльмираның әтисе дә мәңгелеккә китеп барган.

Вәлиевлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз.

Фото: © Илшат Вәлиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар