Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илшат Вәлиев Фидан ага турында: «Үлем темасын да юмор аша бирү осталыгына ия иде»

news_top_970_100
Җырчы Илшат Вәлиев Фидан ага турында: «Үлем темасын да юмор аша бирү осталыгына ия иде»
Фото: "Татар-информ" архивыннан

Татар эстрадасы җырчысы Илшат Вәлиев тә социаль челтәрдәге сәхифәсендә Фидан ага Гафаров турында якты истәлекләр белән уртаклашкан.

«Олы шәхесебез, сәхнәдә үз эшенең бөек остасы, үзе бер дәвер булып тарихка кереп калган Фидан агабыз Гафаров арабыздан киткән икән. Бик авыр, бик кызганыч хәбәр...

Фидан абый белән бер заманда яшәп, хәтта бер сәхнәдә чыгыш ясап калу – минем өчен зур горурлык һәм кадерле истәлек.

Сәхнәдә ул чыгыш ясаганда, тамашачылар гына түгел, хәтта сәхнә артындагы артистлар да гримеркаларыннан чыгып, сокланып карый иде. Чөнки Фидан абыйның һәр чыгышы кабатланмас, үзенчәлекле, үзенә генә хас була торган иде. Ул хәтта үлем темасын да юмор аша бирерлек осталыкка ия иде. Шуңа ул һәрчак соклану һәм хөрмәт белән кабул ителә иде.

Хуш, Фидан абый, тыныч йокла. Синең кебек олы шәхесләрне үлем алып китә алмый. Синең исемең, иҗатың халык күңелеңдә мәңге яшәр», – дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100