news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илназ Сафиуллин бик тә кыйммәтле сәгатен күрсәтә

news_top
Җырчы Илназ Сафиуллин бик тә кыйммәтле сәгатен күрсәтә
Илназ Сафиуллин аккаунтыннан

2000 еллар башында «Мин яратам сине» җыры белән танылган Илназ Сафиуллин гаиләсе белән хәзерге заманда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яши. Бу илдә ул күчемсез милек сату белән шөгыльләнә, Татарстанга кайткалап, кайбер концертларда да чыгыш ясаштыргалый. Күптән түгел генә яңа җыры да чыкты.

Шушы көннәрдә Илназга 38 яшь тулды. Ул үз-үзенә бик кыйммәтле бүләк ясаган – иң кыйммәтле сәгатьләр санала торган «Ролекс» брендлы сәгать иясе булган. Дубайда ул бу сәгатьне 67.600 дирхамга сатып алган, безнең акча белән якынча 1 618 282,28 сум тирәсе.

«Әйбәт, намуслы хезмәтең өчен, эшләвең өчен үзеңне бүләкләргә кирәк. Гомумән, үзеңә зур булмаган бүләкләр ясарга кирәк. Мәсәлән, менә «Ролекс» сәгатьләре. Ә нәрсәгә юк соң. Мин моңа лаек.

Бу – минем беренче «Ролекс»ларым. Беренче. Туган көнемә үземнән бүләк», – дип мактый Илназ «алсу алтынлы» сәгатен.

Аның сүзләренчә, нәкъ мондый сәгатьләр кибет киштәләрендә күренүгә үк, аларны шунда ук алып бетерәләр. Ә бу юлы кибеткә килгәч, аңа бәхет елмайган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар