Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илнат Фәрхуллин “Рәхәт” дигән комлык ача, бөтен кешене коймак белән сыйлый

Җырчы, композитор, автор-башкаручы Илнат Фәрхуллин ел ярым журналистлар белән аралашмаганнан соң, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына матбугат очрашуына килде. Илнатка күңел төпкелендә җыелган сорауларны рәхәтләнеп «яудырдык». Җырчы шәхси тормышы, үз комлыгы ачылуы һәм җырлар иҗат итү үзенчәлеге турында сөйләде.

news_top_970_100
Җырчы Илнат Фәрхуллин “Рәхәт” дигән комлык ача, бөтен кешене коймак белән сыйлый
Владимир Васильев

Илнат Фәрхуллин «Рәхәт» комлыгы ача: «Кунакларны коймак белән үзем сыйлыйм!»

Язмабызны төп яңалыктан – Илнат Фәрхуллинның «Рәхәт» дип исемләнгән шәхси комлыгы ачылуыннан башлыйк. Җырчы Яшел Үзәннең Әйшә авыл җирлегендә «Рәхәт» дигән үз пляжын ача. Комлык 1 июльдә 9.00 сәгатьтә ачыла.

Илнат комлык ачылуга багышлап, «На рахате» дигән җыр да чыгарган:

– Анда минем җырларны ишетергә мөмкин булачак. Комлыкны яңартырга җыенабыз. Алга таба анда глэмпинг та төзергә ниятлибез. Быел август-сентябрьдә 29 глэмпинг ачарга телибез. Глэмпингка җәен дә, кышын да ял итәргә килеп булачак, - диде ул.

Пляжны ачу идеясен Илнат Фәрхуллин дусты, «Ресторат» компанияләр группасына нигез салучы Фәнис Садретдиновка тәкъдим иткән. Пляжда нәрсәләр булырга тиешлеген язып чыкканнар да, идеяне чынга ашыру өчен инвестор Александр Хегай янына барганнар. Ул дусларының тәкъдимен хуплаган.

Фәнис әйтүенчә, ул бу пляжны кызынып ятар өчен генә ачылмый. Пляжда төрле концерт программалары, остаханәләр, су аттракционнары, фуд-корт, ресторан, җәйге кинотеатр, спорт турнирлары булачак. Кадак өстендә басып тору, төрле уеннар оештырылачак. Кыскасы, Төркиядәге шартларны Татарстанда тудырачаклар. Ял итү пляжында һәркем файдалана алырлык мохит булачак. Бирегә мөмкинлекләре чикле булган барлык кешеләр дә килә алачак.

«Ачылышта кунакларны коймак белән сыйлаячакбыз», - диде Илнат һәм халыкны ачылышка чакырып калды.

Алай гына да түгел, Илнат Фәрхуллин дусты Фәнис Садретдинов белән зурдан кубып эшкә тотынганнар: Заречье ягында банкет залын төзегәннәр. 110 кешелек, ди.

– Ул җәйге вакытта гына эшләячәк, «эко-терраса» дип атала. Табигатьтә матур, рәхәт. Журналистлар арасында кияүгә чыкмаганнар булса, сезгә 50 процент ташлама ясыйбыз, - диде Илнат. 

«Русча җырлап карагач, татарча акцентымнан көлделәр»

Сөйләшә торгач, әкренләп иҗатка таба да күчтек. Илнат үзенең рус телендә дә җырлый башлавын, русча җырларга клиплар төшерүен әйтеп үтте:

– Рус телле аудитория өчен эшләү балачак хыялым иде. Мин һәрвакыт үземне никадәр дәрәҗәдә эшли алам икән дип, сынарга яратам. Берничә рус җырын чыгаргач, татарча акцент бар дип көлүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр булды. Мин авыл баласы, рус телен татарча өйрәндем. Бирешмәдем, «ярый, икенче җыр яхшырак булыр» дип, азартка кереп киттем. Татарча да, русча да җырлар яздырырга тырышам.

Русча җырлар башкара башлагач, концертка рус телле тамашачы килде. Мәҗлесләрдә русча гына җырларга чакыручылар бар. Рус кешеләре татарча җырлавымны да сорый башлады, яраттылар. Алга таба да ике телдә иҗат итүемне дәвам итәчәкмен.

Рус телендәге җырларымны интернет киңлекләрендә, социаль челтәрләрдә популярлаштырачакмын. Акчалар түләп, рекламалар биргән юк. Бер атна элек Мәскәүдән шалтыраттылар. Июль аенда «Хулиганка» дигән җырым белән федераль каналга бер тапшыруга чакырдылар. Берәрсе шаярадыр инде дип уйладым башта, ышанмадым. Тапшыру турында эфир булгач сөйләрмен.

Ел ярым эчендә 30га якын җыр иҗат иттем. Казанда, Уфада сольный программа тәкъдим иттем. Хәзерге вакытта 21 октябрьдә «Пирамида»да узачак концертыма әзерләнәм. Алга таба концертларымны Татарстан районнарында да күреп булачак, - диде Илнат Фәрхуллин.

«Җырлар күбрәк миңа начар булганда языла»

Иҗат дигәннән, автор-башкаручы соңгы ярты елда башка җырчылар өчен әллә ни иҗат итмәвен әйтте. Аның үзенең сәбәбе бар икән. Ә инде Илнат Фәрхуллинның җырларын бүгенге көндә Зәйнәп Фәрхетдинова, Габделфәт Сафин, Данир Сабиров, Илшат Сафин һ.б. башкара. Кыскасы, санап бетерә торган түгел. Әле дә җыр язып бирүне сорап, үтенүчеләр күп, ди.

Җырны иҗат итеп кенә калмыйсың, икенче ягы – сату ягы да бар бит әле. Илнаттан җырларын ничә сумнан сатканын кызыксындык. Җырчы баштан көлде, җавап бирергә кыенсынды. «Кыйммәт. 20 меңнән башлана», - диде.

– Җырларыгызны җырчыларга ничек сатасыз? Кем күпме тәкъдим итә - шуңамы? – дип кызыксындым.

– Хәзер мин җырчыларга җыр язарга тырышмыйм. Күптән түгел Илшат Сафин язарга сораган иде. Дуслар турында бер җыр язып бирдем. «Бетте, башка сорама», - дидем. Авторлар өчен җырның кадере юк. Җырчы шул җыр белән гомере буе йөри, шуны җырлый. Бездә авторларны бәяләп бетермиләр. Җырларны сатканда килешүләр төзим, сораучы булса. Болай проблема булганы юк, - дип җавап кайтарды җырчы.

– Җырларны ничек иҗат итәсез?

– Проблемалар, мәшәкатьләр илһамландыра. Барысы да яхшы икән, җыр язасы килми. Җырлар күбрәк миңа начар булганда языла. Әзрәк аңлашылмый торганрак кеше инде мин. Тормышым яхшы булганда җырлар сирәк языла.

– Ай саен җыр чыгаргач, тормышыгызда мәшәкатьле вакытлар күп буладыр, - дип тә сорау бирделәр.

– Кешенең эчендәгесен - буранмы анда, кояшлымы - беркем белми. Мин үземне бәхетсез дип әйтмим, бәхетле. Соңгы елларда финанс проблемалары да булды. Шуңа күрә бик күп җырлар язылды. Пандемия вакытында бер елдан артык эшсез тордык. Проблема дип өйдә ятмадым, проблеманы башыма сеңдердем дә, үземә һәм башка җырчыларга 40ка якын җыр яздым.

Һәр җырның үз тарихы бар. Болай гына утырып җыр язганым юк. Күңелем белән нәрсәнедер эләктереп алам. Күп җырлар мәхәббәт турында, - диде җырчы.

«Казан егетләре» белән мөнәсәбәте турында: «Иҗатларын күзәтмим»

Илнат Фәрхуллиннны берәүләр яшь җырчы буларак, икенчеләр «Казан егетләре» төркеменең экс-солисты буларак хәтерли. Җырчының «Казан егетләре» белән мөнәсәбәте турында сорап карарга булдык:

– Ул сорау һаман актуальмыни? Бернинди мөнәсәбәт тә юк. Мин нишли алам инде? Күрешкәндә исәнләшәбез, әлбәттә. Әлегә җыр сорап килгәннәре юк. Иҗатларын күзәтмим. Иҗат бит ул күзәтелергә түгел, күренергә тиеш. Күзәтергә вакытым юк. Иҗат һәм башка проектларым бар, - дип кыска тотты ул җавабын.

 

Фото: © «Татарча солянка» концерты. Илнат Фәрхуллинның «Казан егетләре» төркемендә чыгыш ясаган чагы. Салават Камалетдинов

Җәйге образы турында: «Шортик түгел, костюм ул!»

Җырчы күптән түгел чыгышында шортикка охшаш костюм киеп чыккан иде. Билгеле, моны җәмәгатьчелек «ах» итеп, кул чабып кабул итмәгән. Дөресрәге, тәнкыйтьләүчеләре дә табылган.

– Шортик түгел, костюм ул. Өскә футболка кисәң, ул шортик булып кабул ителер иде. Кем аңлап бетерми - шул кешенең проблемасы инде. Аны тулаем костюм дип аңласагыз иде. Ул костюмны тудырыр өчен модельер, дизайнерлар көч куйды.

Мин үз чыгышымны шулай күрдем. Башка кеше башкача, үзенә ошаганча күрә ала. Игътибар итсәгез, төркемнең костюмнары да бер төрлерәк. Тәнкыйтькә яхшы карыйм. Шуны беләм: тәнкыйтьләүче кеше күңел төбендә мине барыбер ярата.

«Айдар Фәйзрахмановта «армиядә» биш ел буе хезмәт иттем»

Илнат Фәрхуллинның концертына барган кеше аның үзенчәлекле хәрәкәтләнүен белә торгандыр. Аннан һәрчак көч-дәрт ташып тора. Ике минут та үтми, Илнат тегеләй-болай борыла, иелә, куллары-бармаклары белән үзенчә жестлар ясый. Һәм бу күренеш бик табигый килеп чыга. Үзе ничек тели, шулай кыланам дисә дә, мин аның шушы манерасын чит ил җырчысы Фредди Меркьюриныкына охшатам. Шуның видеоларын карап илһамланадыр ул.

– Үземне беркайчан да йолдыз дип санамыйм. Классик кием кия алмыйм, ул миңа хәрәкәтләнергә комачаулый. Костюмнар хәрәкәтләнгәндә уңайлы булырга тиеш. Күңел ничек тели, музыканы ничек тоемлыйм, шулай хәрәкәтләнәм. Кемдер мине тәнкыйтьли. Мин бит ул вакытта үземне кырыйдан күрмим, үземне тыя алмыйм. Үзеңне ниндидер кысаларга кертәсең икән, иҗат булмый ул. Син берничек тә бөтен кешегә ошый алмыйсың.

Хәзер классик костюм киеп, хәрәкәтләр ясамыйча чыгыш ясый башладым, ди. Барыбер берничә кеше: «Нишләде бу Илнат? Чирли микән әллә?» - дип әйтәчәк. Күңел ничек тели, шулай эшлим.

Биючеләр белән номер әзерләгәндә биюне хореограф куя. Уфа, Мәскәү хореографларына мөрәҗәгать итәм. Алар видеолар җибәрә дә, шунда карап өйрәнәбез.

Мин биш елга якын Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор дәүләт ансамблендә җырладым. Миннән: «Кайда хезмәт иттең?» - дип сорыйлар икән, мин Айдар Фәйзрахмановта «армиядә» биш ел буе хезмәт иттем, дим. Анда таләпләр десантурадан да катгыйрак. Айдар абыйга килеп эләккән кеше иҗаттан гына түгел, тормышка һәм кешеләргә карата тәҗрибә ала. Ул биргән тәҗрибә белән яшим. Айдар абыйга рәхмәтлемен. Кая гына барсам да, шул хакта әйтәм, - диде Илнат.

«Мине балалар һәм әбиләр ярата»

Айдар абый дигәч тә, үзеннән-үзн югары сәнгать сүзе калкып чыга. Илнат өчен югары сәнгать – нәрсә ул?

– Югары сәнгать - опера, балет, театрлар, классика буладыр инде. Зал тутырып халык, стадионнар җыючы җырчылар да бар. Ә нигә шундый әлеге җырчыны да югары сәнгатькә кертмәскә? Бу бәхәсле мәсьәлә. Уйлап кына җавап бирергә кирәк, берсен дә кимсетәсе килми.

Мәсәлән, минем концертка бик күп балалар килә. Мине балалар һәм әбиләр ярата. Артист кеше начар булса, балалар, әбиләр якын да килмәс иде. Мине күпмедер дәрәҗәдә яхшы кеше дип саныйлардыр инде. Җырларымны җырлыйлар. Димәк, кайсыдыр ягым белән алдыра алам, - дип өстәде ул.

«Тәүлегенә 3-4 сәгать йоклыйм»

Матбугат очрашуында Илнатның күзенә йокы төшкән кебек иде. Йокымсыраган артисттан тәүлегенә ничә сәгать йоклавын сорадык:

– Дустым Фәнис белән тәүлегенә 3-4 сәгать йоклыйбыз. Менә әле 18 июньдә «Саф» дигән банкет залы ачылды. Тиздән комлык ачылачак. Йоклап утырсаң, проектлар чынга ашмый, - диде җырчы.

«Гаиләмне күрсәтмим, күз тия торгандыр»

Илнат Фәрхуллин үтә дә тырыш дигән фикер туды. Өсте-өстенә проект, комлык, ресторан... Очсыз- кырыйсыз эшкә чумган кебек ул. Алай да, иҗат белән бизнес берсе-берсенә комачау итми, дигән фикердә Илнат. Халык белән эшләүне, оештыру эшләрен башкаруны якын күрә икән. Иҗатны да ташламый: җырлар иҗат итүен әле дә дәвам итә.

Мондый эшләрдә иң ныклы терәк – тормыш иптәшең, хатының. Илнаттан гаиләсе белән таныштыруын сорадык.

– Гаилә - үзе бер проект. Ике балам бар, барысы да исән-сау, Аллага шөкер. Диана кызым гимнастика белән шөгыльләнә, биш ел эчендә 60тан артык сын алды, төрле ярышларда җиңү яулады. Инглиз телен өйрәнә. Улым быел спорт түгәрәгенә йөри башлаячак. Икесе дә сәнгать, иҗатны ярата. Улыма гитарада уйнау, барабан кагу ошый, - диде дә туктап калды ул.
Җырчының тормыш иптәше – хатыны турында да берәр сүз әйтүен көттек. Әмма Илнат бу хакта ачылып сөйләргә әйтергә ашыкмады. Димәк, әйтмәвенең сәбәбе бар. «Сәбәбе турында нәрсә язарсыз икән», - дип кызык итте ул безне.

– Игътибар иткән булсагыз, гаиләм турында ләм-мим. Башка артистлар гаиләләрен еш күрсәтә. Мин берничә ел элек андый әйбердән тукталдым. Күз тия торгандыр, - дип тәмамлады ул сүзен.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100