Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы ИлГәрәйнең хатыны: «Чүт кенә аерылышмадык...»

news_top_970_100

Җырчы ИлГәрәй белән (Илназ Гәрәев) тормыш иптәше Айгөл арасында аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Әле нәрсә аркасында диген?

Кичә гаиләбездә бик тә гадәти бер хәл булды… Без футболка һәм каеш аркасында чүт кенә аерылышмадык… – дип сөйли Айгөл социаль челтәрдәге сәхифәсендә. – Илназ кием сайлауга бик җаваплы карый, хәтта артык җаваплы, дип тә әйтер идем. Һәр чара алдыннан ул кием сайлый башлый. Гадәттә, бу – иртәгә бәйрәм дигән кичне була.

Кичә ул костюм сайлады, ә аның эченнән ак футболка кияргә булды. Бер футболкасында кечкенә генә тап булуын ачыкладык. Икенчесен таба алмадык, безгә «хәбәр итмичә» генә юкка чыккан. Шуннан соң ирем, күлмәк белән чалбар кияргә, дигән фикергә килде. Тик каешында аз гына сыдырылган эз бар икән. «Күренми бит», «Бер кеше дә сизмәячәк» дип, шул киемнәрне кияргә үгетләүләрем бушка булды. «Иртә белән сайлармын» дип, калдырды. Иртән шул ук хәл кабатланды. Соңыннан: «Син хәзер җиңел суларсың инде», – дип чарага китеп барды.

Моннан нинди сабак алабыз? Теләсә кайсы ситуациядә тынычлык саклагыз һәм дәшмәгез.

Р.S. Тиз арада футболка, каеш һәм күлмәк сатып алдык.

Илназ, кайвакыт тотып кыйныйсым килсә дә, мин сине яратам, – дигән Айгөл тормыш иптәшенә.

Пост янында «Түзйөрәгем» дигән хештэг та бар.

ИлГәрәй үзе «Интертат»ка интервьюда: «Мин бүгенге көндә кулымны күкрәккә куеп әйтә алам – минем хатыным бик зирәк. Мин тормышымда нәкъ менә Айгөл очраганга бик бәхетлемен», – дип сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100