Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган җырчысы Идрис Кәлимуллин социаль челтәрдәге битендә ифтарга ясаган салат рецепты белән уртаклашты.
Ингредиентлар: кыяр, татлы борыч, помидор, яшеллек (суган, укроп, петрушка), 1-2 бал кашыгы лимон согы, авокадо, тоз, борыч, сыек май. Бизәү өчен төрле орлык катнашмасы (җитен, ак һәм кара көнҗет, кабак, көнбагыш) кирәк була.
Барлык яшелчәләрне үзегез теләгән зурлыкта һәм формада турарга, тәмлеткечләр салып болгатырга.
Тәмле булсын!