Җырчы Гүзәлемнең бабасы Факил әфәнде югалган. Көрән куртка, кара чалбар кигән булган, күзелеге һәм башында түбәтәе дә бар. Куртка кесәсендә аның турында мәгълүмат язылган кәгазе булырга тиеш.
«Игътибар! Азнакайда минем Факил бабам югалды. Бүген урамда йөреп керергә чыккач, һаман да әле өйгә кайтмады.
Хәтере начарая башлаган иде, бәлки, адашкандыр. Барыбыз да эзлибез. Күргән булсагыз, языгыз, зинһар», – дип мөрәҗәгать итте ул Азнакай халкына.
P.S. 20.00 сәгатьтә Гүзәлем бабасының табылуын хәбәр итте. «Азнакайның эзләү төркеменә рәхмәт», – дип язган ул.