news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гүзәлем: «Кызык та бу, кызганыч та»

news_top

Җырчы Гүзәлем социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә яшь әниләр өчен бик таныш булган кызыклы күзәтүе белән уртаклашты. Ул үзенең тормышында булган үзгәрешләр турында әйтә, элекке һәм хәзерге вакытларын чагыштыра.

«Менә ничек тормыш үзгәрә, дуслар. Балалар туганчы без Салаватның энесе Азамат һәм килендәшем Алияләргә кунакка йөри торган идек. Без өйләнешкәндә аларның инде ике балалары бар иде. Кунакка килик әле дип шалтыратабыз да, балаларны күреп, алар белән уйнап, чәйләр эчеп китәбез. Шунда минем күз еш кына бер тау кадәр кипкән киемнәргә төшә торган иде. Боларны тиз генә җыеп, үтүкләп, шкафларга куеп булмыймы икән, дип уйлый идем. Алия, гафу (көлә)», – ди җырчы.

Әмма хәзер, үзе дә ике бала әнисе булгач, Гүзәлем килендәшенең хәлен тулысынча аңлаган.

«Хәзер үземдә дә шулай ук. Кипкән киемнәр атна буе эленеп торалар. Бөтен әйберне үтүкләп тору да юк. Бүген кем нәрсә кия, шуны гына үтүклисең дә. Иң зур җиңү – юыласы киемнәрнең кәрҗине буш булу. Чөнки ул кәрҗин төпсез, аңа кер өелә дә өелә. Кызык та инде бу, кызганыч та», – дип уртаклашкан Гүзәлем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар