Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гүзәлем ирен классташлар очрашуына йон оекбаш һәм трико белән җибәргән

news_top_970_100
Җырчы Гүзәлем ирен классташлар очрашуына йон оекбаш һәм трико белән җибәргән

Җырчы Гүзәлем белән Салават Миңнеханов кызыклы видеолар төшерүләрен дәвам итә. Бу юлы, видео сценарие буенча, Салават Миңнеханов классташлары белән очрашуга җыена. Ул кибеттә төрле матур костюмнар киеп карый, ә хатыны Гүзәлем бәя бирә.

«Ну ничек? Ә монысы? Монысы әйбәт бит инде?» – ди өч костюм киеп караган Салават.

Гүзәлем бер костюмны да ошатмый. Ахырдан Салават ак майка, трико, йон оекбаш һәм тапочки киеп чыга.

«Менә монысы шәп, супер. Менә дигән вариант. Әле синең анда классташың Айгөл дә булачак, беренче мәхәббәт, имеш», – ди моданы яхшы белүче Гүзәлем.

Бу идеяне артистларны күзәтеп баручы ханымнар да хуплаган, «классташлар белән очрашуга шәп идея» дип күтәреп алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100