
Җырчы Гүзәлем Миңнеханова социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шәхси, гаилә тормышы турында сорауларга җавап бирде.
Ирегезнең әти-әнисе белән ничек таныштыгыз?
Салаватның әнисен балачактан ук белә идем (без бер шәһәрдән). Мин мәдәният йортына вокаль ансамбльгә йөрдем, ә анда Зөлхия әни озак еллар директор булып эшләде. Ә кәләш буларак өйләрендә таныштым. Салават мине кунакка алып кайтты. Тәмле итеп табын әзерләнгән иде, без җанлы итеп сөйләшеп утырдык. Мин аларда үземне якын кешеләремдә кебек рәхәт тойдым.
Тормыш иптәшегез белән яшь аермагыз күпме?
13 ел. Менә никах туебыздан фотода миңа 21, ә аңа 33 яшь. Аның белән уртак кызыксынулар һәм тормышка бертөрле карашлар булды – ә бу гаилә корганда иң мөһиме! Шуңа күрә дә, минем әти-әниемнәр каршы булмадылар һәм Салаватка кияүгә бирделәр. Аның гаиләсен дә «заочно» белә иделәр.
Казанга күченәсебез килә. Икебез дә табиблар. Татарстанда яшәү турында сөйләгезче.
Казанны алсак, шәһәр – ТОП. Үсештә булган инфраструктурасы, икътисади перспективасы, мәдәни төрлелеге, ачык, мәрхәмәтле кешеләре бар. Минуслардан: кыйммәтле торак, парковка белән проблемалар.
Нинди планнарыгыз, хыялларыгыз бар?
Быелга мөһим планнардан – улыбызны үзе ашарга, йөрергә һәм сөйләшергә өйрәтергә. Әле менә кичә генә беренче адымнарын да ясады ул.