Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда блогер кызны өч елга төрмәгә хөкем иткәннәр

news_top_970_100
Казанда блогер кызны өч елга төрмәгә хөкем иткәннәр

Казан блогеры һәм эшмәкәре Парвина Абузаровага бүген хөкем карары игълан ителде. Ул махсус операциягә каршы постлары өчен 3 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Мөселман киемнәре дизайнеры Абузарова шушы гомерен гомуми режимлы колониядә уздырырга тиеш була. Казанның Яңа Савин район суды шундый карар чыгарды.

Судта блогер үзенең гаепсез булуын әйткән.

«Коммерсантъ» апрель аенда «ФСБ мәгълүматлары буенча, кыз блогында экстремистик матриаллар урнаштырган һәм «Россия хәрбиләрен дезертирлыкка өндәгән», дип язган иде.

Блогер Парвина Абузарова Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 280.4 маддәсенең 2нче өлеше буенча (дәүләт иминлегенә каршы юнәлдерелгән эшчәнлекне гамәлгә ашыруга ачык (гаммәви) чакырулар) гаепле дип табылды. Бу хакта «Ъ-Казан» сайтына судның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. Бу маддә буенча 1 миллион күләмендә (яки соңгы 5 елдагы хезмәт хакы күләмендәге) штраф билгеләү, яисә 3 елдан 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган. Суд хатын-кызны ирегеннән мәхрүм иткән.

Казан блогеры Парвина Абузарованың социаль челтәрдәге аккаунтына 82 мең кеше язылган. Ул, нигездә, ислам, мода, психология темасына язган, шигырьләр урнаштырган. Абузарова мөселман кызлары өчен спорт киемнәре брендын булдырган, кулинария студиясе проектын башлап җибәргән. Иреннән аерылган, балигъ булмаган 2 баласын ялгыз тәрбияли.

«Коммерсантъ» язуынча, Парвина Абузарованы 2023 елның март ахырында тоткарлаганнар. Татарстан буенча ФСБ идарәсе хәбәр иткәнчә, кыз социаль челтәрләрдә «Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләрен дезертирлыкка чакырулар» язган. Көч структуралары мәгълүматлары буенча, Парвина Абузарова башта гаепле булуын таныган, ләкин соңыннан качып китәргә тырышкан, аны федераль эзләүгә игълан иткәннәр. Март ахырында аңа өй аресты билгеләнгән була. 11 сентябрьдә суд залында кулга алынган.

14 февраль көнне аның фатирында тентү узган. Ул чакта блогер үзен терроризмда гаепләүләрен хәбәр иткән.

«Минем аңлавымча, мине террорчылыкта гаеплиләр. Шундый мөнәсәбәт күрсәтсеннәр өчен, кайсы төшем белән мин террористка охшаган?» – дип язган булган ул вакытта Абузарова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100