Җырчы Гүзәл Кашапова яшь чакларын искә алып пост куйган. Җырчы үзенең иҗат юлына замана авырлыклары киртә булып ятуы хакында сөйли.
«Менә шулай затлы башланган иде безнең иҗат юлы! Затлы, дәрәҗәле шәхесләрдә белем алган идек! Безнең язмыш, фәкать, иҗаттан гына торачак, дип уйлаган идек. Әмма. 2000 еллар бар нәрсәгә балта чапты… Иҗатка да. Яшьлеккә дә. Хәтта, мәхәббәткә дә.
Язмыш юлында төрле сынаулар, киртәләр, авырлыклар, юклык, җитмәүчелек – барысы да булды. Ул чор балаларына барысы да эләкте.
Әллә нинди талантлар суга төшкәндәй юк булды. Бер батты, бер калыкты 70нче елларда туган балалар.
Күпне күрдек. Шөкер. Алдагысы хәерле булсын инде хәзер. Үткән эшкә салават. Үткәннәр сагындырса да, үткән бит инде ул. Кайтмаячак ул еллар. Яшьлек тә кайтмаячак. Үзебез дә инде хәзер сүрелә төштек.
Шулай... Тормыш басты һәммәбезне дә. Җыр кайгысы калмады кешедә.
Фотода Эльвира Солтановнаның күлмәгенә күз салдым да, уем 1990 елларга йөгерде. Бу ялык-йолык материалдан тегелгән күлмәкләрнең миндә нинди генә төсе юк иде! Заманы шул иде бит, нишләтәсең! Күңелләр көр булган инде. Барыбызныкы да! Сабан туе саен җырлыйм бит, имеш.
Җырчыыы?! Сабан туе саен әни бәгырькәем алып бирә елык-ялык, йалык-йолык күлмәкләрне!
Ииии, әнииии, әни... Кайлардан гына көчләр алдың микән син, күз нурым», – дип хатирәләренә бирелгән җырчы.
«Бик матур жырлыйсыз. Минем уйлавымча, жырчы әрсез булырга да тиеш. Ни әйтсәң дә, халыкны үзеңә карату өчен, бер шәп көйле җыр кирәк. Мин ул укыган вакытларны кызганам. Күпме көч киткән, ә син үз юлыңны таба алмыйча йөрисең»;
«Гүзәл, аптырама. Аның урынына укымаганнар җырчы булды. Татарча җырлау өчен уку кирәк түгел. Татар халкы ул куелган тавыш белән җырлаганны яратмый», – дигән фикерләр язганнар җырчыга тамашачылары.
«Аптыраган юк инде хәзер күнелдәге бу тормышның шундый борылышларына. Сүзләрегез бик хак.
Татар тамашачысына әдәпле, зәвыклы, тәрбияле, моңлы җырчыларның берсенең дә барып җитә алганы юк шул әле. Кабарткан иреннәрнең кү...ннән чәбәкләп торганда, моңга хөрмәт булмаячак. Юк.
Бер буын сәләтле шәхесләр беркемгә дә кирәксез булачаклар. Һичшиксез. Бездә шул, күзгә карап аякка сигәннәрне генә күрәләр. Шундый, үзләре күк, бераз кабахәт булганнарны, әрсезләрне гена күтәрәләр, исемнәр бирәләр, медальләр тагалар.
Хәерлегә. Без генә үзгәртә ала торган чор, заман түгел бу. Аңладым инде. Әйе», – дип, бик авыр нотада тәмамлаган сүзен Гүзәл Кашапова.