Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гүзәл Идрисова ире Илназ Баһ белән мөнәсәбәтләре һәм балалары турында сөйләде

news_top_970_100
Җырчы Гүзәл Идрисова ире Илназ Баһ белән мөнәсәбәтләре һәм балалары турында сөйләде
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты, Илназ Баһның хатыны Гүзәл Идрисова «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруының алып баручысы Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап бирде.

Илназ белән мәхәббәтегез бөреләнгән вакытларны искә төшерик әле...

– Минем Казанга күчеп кенә килгән вакытым. Рөстәм Закиров төркемендә җырчы буларак эшләргә килдем, ә ул бераз соңрак килде. Сәхнәдә карашып торып, елмаеп йөри идек. Башта ул миңа мактанчык, кыланчык булып тоелса, аралаша торгач, мин бу егеттә фикер барлыгын аңладым, тормышка планнары, хыяллары бар, юмартлыгы ошады. Ул – кешегә каршы килми торган, бөтен нәрсәне табып бирергә әзер, юморны аңлый торган кеше. Менә шул якларын ачтым да, гашыйк булганмындыр инде. 3-4 айда тиз генә никах та укыттык, 20 көннән туй булды. Быел безнең гаиләгә 15 ел була.

Ике иҗади көчле кеше бер казанда, конфликтлар булмый тормыйдыр...

– Гаиләдә конфликтлар булмаса күңелсез булыр иде. Без бит гел бергә: эштә дә, өйдә дә. Мин проблеманы тизрәк ябып куярга түгел, андый әйбер кабатланмасын өчен, җиренә җиткереп ачып, фикеремне әйтергә яратам. Берничә көн сөйләшмичә торган вакытлар да була. Гадәттә, мин беренче юл куям. Кемдер акыллырак булырга тиеш бит инде, дигән фикерне әйтәм дә.

Сезнең өч улыгыз бар, әмма сезгә әле дә, кыз алып кайтмыйсызмы, дип язалар...

– Әгәр дә миңа «100 процент кыз була» дип әйтсәләр, алып кайтыр идем. Әмма мин аның алай булмавын беләм. Илназ да гел «булмый инде ул, булмый» дип такылдап тора. Балаларга күп энергия кирәк.

Быел безнең 3 укучы. Русча әйткәндә «это вам не шутки». Кич белән дәрес карарга утырабыз. Программа авыр, күп әйберне интернеттан карап, үзем аңлап, аннары аларга аңлатырга тырышам. Хәзер проектлар әзерләргә кушалар бит инде. Без бәләкәй чакта кырыйларын бизәкләп, реферат яза идек. «Ә безгә презентация ясарга куштылар», – ди малайлар. Аны балалар ясый алмый бит, әти-әни ясый. Садикта «поделка» ясап газапландык, хәзер рәхәтләнеп презентация ясыйбыз. 3 укучы булгач, вакыт күп китә, шуңа күрә тагын 1 бала алып кайтып, боларына игътибар җитмәсә – начар була.

Пандемия чорыннан соң малайлар укыган мәктәпкә вокал укытучысы булып эшкә кердем. Бу эшемне яратам, әти-әниләр миңа рәхмәтле. Кызлар килеп кочаклыйлар. Миңа рәхәт, кыз баланың назын тоеп кайтам, чәчләрен рәтләп куям, чыгышлар вакытында киенергә булышам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100