Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Григорий Лепс барда нарды уйнаудан баш тарткан ир-атны кыйнаган

news_top_970_100

Санкт-Петербургта җырчы Григорий Лепс һәм аның сакчылары катнашындагы сугышудан соң зур җәнҗал чыкты.

Лепс башта концерт вакытында үзен сәер тота – микрофонны идәнгә бәреп кереп китә.

Аннары ул урамда сугыша. Сугышу шәһәрдәге бер бар янында урамда булган. Петербургта яшәүче ир-ат сүзләренчә, нарды уйнаудан баш тарткан өчен, Лепс аңа ташланган һәм узып баручылар, бардагы кешеләр алдында кыйный башлаган.

Бу хәл турында зыян күргән ир-атның адвокаты Евгений Хейфец сөйләде дип яза «Комсомольская правда» сайты.

«Минем клиентым барда утырган һәм нарды уйнаган, ул бу бар тирәсендә яши һәм анда йөрергә ярата. Сакчысы белән Лепс килгән. Үзен нарды уенына кертүләр таләп иткән. Кулында 10 мең долларлы пачканы болгый башлаган. Шул акчаны куярга теләгән. Дмитрий көлгән, үзендә бервакытта да андый акчалар булмавын әйткән. Чөнки ул – гади офис хезмәткәре. Үзен тынычлыкта калдыруын сораган. Шуңа җавап итеп, Лепс күзлеген салып сакчысына тоттыра һәм Дмитрийның йөзенә йодрыгы белән суга», – диде юрист.

Хейфец әйтүенчә, низаг моның белән генә бетмәгән. Аның клиентын урамга алып чыгалар, шунда Лепс һәм аның сакчысы ир-атны бик нык кыйный башлый. Алар урамнан узып баручыларга да игътибар итми, аларның кайберләре бу сугышны видеога да төшереп торган. Хәзер зыян күргән ир-ат табибларга мөрәҗәгать иткән, полициягә гариза язган. Ул Леспны җаваплылыкка тартырга тели, үзенең гамәлләре өчен закон нигезендә җавап бирер, дип өметләнә.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, Лепс Санкт-Петербугтагы концертын тәмамламыйча, микрофонын ташлап, сәхнәдән чыгып киткән. Шәһәрдәге бар янындагы сугыш нәкъ шушы концерттан соң була.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 декабрь 2022
    Исемсез
    подонок
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100