Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гөлүс Хәбибрахмановтан лагман рецепты

news_top_970_100
Җырчы Гөлүс Хәбибрахмановтан лагман рецепты
Фото: Гөлүс Хәбибрахмановның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасы җырчысы Гөлүс Хәбибрахманов социаль челтәрдәге сәхифәләрендә үзе әзерләргә яраткан ризык рецептлары белән бүлешеп тора. Бу юлы ул лагман пешергән.

Ингредиентлар: ит, суган, кишер, татлы борыч, кузаклы фасоль, томат пастасы, тәмләткечләр, лагман махсус токмачы, үсемлек мае.

Итне шакмаклап турарга, үсемлек маенда кыздырырга, шулай ук суган, кишер, кызыл борычны да кыздырып алырга һәм, су өстәп, сүрән утта пешерергә. Бераздан тоз, ачы һәм кара борыч, томат пастасы салып болгатырга. Ит пешеп чыгар алдыннан гына кузаклы фасольне дә өстәргә.

Яшелчәләр белән ит әзер булганчы, суда токмач пешерергә. Аны саркытырга һәм үсемлек мае салып болгатып алырга.

Табынга биргәндә, токмач өстенә ит белән яшелчәләрне, шулай ук яшел суган да турап салырга була.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100