Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Солтанова элекке ирләре турында: Берсе артык игътибарлы иде, икенчесе – киресенчә

news_top_970_100
Гөлназ Солтанова элекке ирләре турында: Берсе артык игътибарлы иде, икенчесе – киресенчә
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Җырчы Гөлназ Солтанова «ТМТВ» телеканалында «10 сорау» тапшыруында алып баручы Әбри Хәбриевның сорауларына җавап биргән.

Иҗаттан тыш акча китерерлек нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Банкетларда эшлим, алиментлар килә. Башта ике балага 15 мең иде, хәзер – 45 мең. Барыбер әтиләре карый. Рәсми төстә Раифада ябык типтагы уку-тәрбия учреждениесендә яшүсмерләргә вокал дәресләре укытам. Репетитор булып та эшлим, акча булмаганда рестораннарда җырлыйм. Акча килә ул, – ди.

Хәзерге вакытта Гөлназ Солтанованың йөрәге буш, әмма ул өченче тапкыр кияүгә чыгарга теләге булуын әйтә. Җырчы ике иреннән дә аерылган. Беренче иреннән кызы бар, ул Мәскәү дәүләт университетында журналистика факультетында укый, әтисе белән аралашып торалар. Икенче иреннән ике улы бар, алар шулай ук әтиләре белән тыгыз элемтәдә. Җырчының икенче ире турында «депутат» дип әйткәне бар.

«Алар икесе дә – яхшы әти, әмма бергә яши алмадык. Аерылган вакытта ирләр генә гаепледер кебек тоела, вакыт узгач уйландыра. Минем дә холкым бар, эмоциональ мин. Икенче иремнән игътибар җитмәде, беренчесеннән артыгы белән иде», – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 14 март 2025
    Исемсез
    Унга чык, уңганчы чык инде. Һәм хәрберсеннән бала тап.
  • 14 март 2025
    Исемсез
    Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска, дигән мәкаль искә төште.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100