Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гөлназ Батталова кызының исемен әйтте

news_top_970_100
Җырчы Гөлназ Батталова кызының исемен әйтте
Социаль челтәрләр

Америкада яшәүче татар җырчысы Гөлназ Батталованың әни булуы хакында язган идек. Төгәл 1 айдан соң Гөлназ кызының исемен әйтте. Сабыйга Эмма дип исем кушканнар.

«Без инде 1 ай бергә. Син – мин үземнең хыялымда күзаллаган кебек үк. Әтиеңне кебек зур төймә күзләрең, әниенең борыны, кош томшыгы кебек иреннәрең. Син безгә елмайганда, әтиең белән эреп китәбез. Бүген сиңа 1 ай, һәм без синнән башка ничек яшәгәнебезне инде хәтерләмибез дә. Безне сайлавың өчен рәхмәт, кызым. Безнең дөньябыз син – кызым Эмма», – дип күңелгә үтәрлек сүзләр яза Гөлназ Батталова үзенең блогында.

«Эмма – иң матур исем. Мин моны төгәл беләм», – дип язган үзе дә башка милләт вәкилендә кияүдә булган һәм кызына Эмма дип исем кушкан Ләйсән Таишева.

«Гөлназ, сиңа әни булу бик килешә. Сиңа һәм гаиләңә бәхет. Эмма акыллы сабый булып үссен»;

«Нинди матур исем, нинди матур әни. Иң бәхетле сабый булсын. ныклы сәламәтлек!»;

«Кыз бала – әни кеше өчен иң кадерле бүләк», – дип язып калдырган Гөлназның башка дуслары да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар: 1000
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
У Гоши Куценко нашли убитую женщину: СМИ
В Казани отец бился против врачей за жизнь сына: он погиб на руках
Две женщины до смерти изуродованы в Нижнекамске: УЖАС
news_right_column_3_240_400
Выяснено кого нашли убитой в машине Куценко
news_bot_970_100