Чаллының җиңү паркында «Шәһри Чаллы» пятачокларының дүртенчесе бара. Ул газетаның туган көненә багышланды. Газетаның дусты, Мәүлетҗан абый Хисамиев бу юлы 1 капчык шикәр комын Чаллының тугры җырчысы Гөлдания Хәйруллинага бүләк иткән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
«Шикәр ашасам, фигурам бозыла. Мәүлетҗан абый «өйләнәм» диде бит, туйга көмешкә ясармын инде», – дип шаярткан җырчы.