news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы гаилә әти-әни булачак

news_top
Җырчы гаилә әти-әни булачак
видеодан скриншот

Татар эстрадасындагы тагын бер иҗади гаилә әти-әни булачак. Үзләренең куанычлары белән социаль челтәрләрдә Татарстанның атказанган артисты, шәһәр филармониясе җырчысы Флорит Гыйздатуллин һәм яшь җырчы Рузилә Булатовалар уртаклаша. Гаилә беренче сабыйларын көтә.

«Кадерле дусларыбыз, шатлыгыбыз турында сөйлисебез килә. Нәниебез, көтәбез сине», – дип язып, Рузиләнең йөкле икәнлеге күренгән видео куйган алар.

Яшьләргә дуслары күп итеп котлау сүзләре язып калдырганнар. Барысы да Рузиләгә җиңел йөклелек, сабыйның исән-сау тууын тели.

Флоритның Рузиләгә романтик рәвештә тәкъдим ясавы турында биредә язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар