Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Флорит Гыйздәтуллин икенче тапкыр өйләнә

news_top_970_100
Җырчы Флорит Гыйздәтуллин икенче тапкыр өйләнә
социаль челтәрләр

Татарстанның атказанган артисты, шәһәр филармониясе җырчысы Флорит Гыйздәтуллин сөйгәне Рузилә Булатовага тәкъдим ясаган. Ул аны кар мотоциклы белән төнге урманга алып барган. Анда исә янып торган хәрефләр белән «чык миңа кияүгә» дип язылган. Җырчы Рузиләгә йөзек һәм чәчәк бәйләме бүләк иткән.

«Ул «әйе» дип әйтте», – дип язып, романтик видеоны Флорит социаль челтәрләргә куйган. 

Рузилә Булатова да – җырчы. Ул Казан мәдәният һәм сәнгать университетында Венера Ганиева классын тәмамлаган.

Бу – Флорит Гыйздәтуллинның икенче никахы. Аның беренче тормыш иптәше – Татарстанның атказанган артисткасы Алсу Гыйздәтуллина.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 12 март 2023
    Исемсез
    3 тапкыр өйләнә. Беренче хатыны разводтан сон вафат булды. Малайлары калды, Алсу үз баласылдай карады. Тагын кызлары бар. Ике бала атасы ул. Ә бу кыз гаилә бозучы!
  • 11 март 2023
    Исемсез
    Алсу Гыйздәтуллинна икенче хатыны иде, ялгышмасам
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100